Кукмарада яшәүче Галиәхмәтова Рәзинә Габделхәй кызының 60 яшьлек юбилее!
Кукмарада яшәүче иң кадерле кешебез – әниебез Галиәхмәтова Рәзинә Габделхәй кызының 18 февральдә 60 яшьлек юбилее.
Газиз әниебез, сине юбилеең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сиңа нык сәламәтлек, дөнья тынычлыгы, терәгебез, киңәшчебез булып, яратуыбызны тоеп, әтиебез белән бәхетле, озын гомер кичерүеңне телибез.
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Дамир, балаларың Рөстәм-Ләйсән, Руслан-Чулпан, оныкларың Амира, Нурлан, Эльман, Айдан.
Нет комментариев