Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кукмарада яшәүче Габдрахманова Нурия Васил кызының гомер бәйрәме!

17 марта 2018, 12:25

671

0

0

Кукмарада яшәүче Габдрахманова Нурия Васил кызының 17 мартта гомер бәйрәме - юбилее.

Кадерлебез! Сине ихлас күңелдән бәйрәмең белән тәбрик итәбез.

Көнне – кояш, төнне – ай, күкне йолдыз бизәсә, безнең өебезне нурлы, төннәребезне якты, тормышыбызны ямьле, ышанычлы, яшәешебезне мәгънәле итүчебез – син. Без синең игелегең, сабырлыгың, тырышлыгың алдында баш иябез. Безне һәрвакыт кайгыртып торганың өчен сиңа бик зур рәхмәт. Тормышыбызда киңәшчебез, ышанычлы терәгебез булып яшәвең – безнең өчен зур бәхет.

Сәламәтлек белән, кайгы-хәсрәт күрмичә, якыннарыңның күңел җылысын тоеп, тормышыбызның яме, яшәү өлгесе булып, кадер-хөрмәттә озак еллар яшәргә Ходай насыйп итсә иде.

Теләкләрнең кайсын теләсәк тә,

Аз булыр күк синең хөрмәткә.

Аяз булсын мәңге күңел күгең,

Без калабыз шушы теләктә.

Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,

Көннәреңне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,

Ходай шуннан мәхрүм итмәсен.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Равил, кызларың Гүзәл, Гөлназ.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk