Кукмарада яшәүче Фатыйхов Васыйл Габделбәр улының күркәм юбилее!
Кукмарада яшәүче Фатыйхов Васыйл Габделбәр улының 12 сентябрьдә күркәм юбилее – 55 яшь тулган көне.
Кадерле әтиебез! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңда тормыш юлларыңны иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын. Киләчәктә дә без – балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, әниебез белән тигезлектә, муллыкта, тыныч тормышта яшәргә язсын.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Газимә, кызларың Алия, Әнисә, кияүләрең Илфар, Максим, оныкларың.
Нет комментариев