Кукмарада яшәүче Димиева Саимә Әхмәтшәрәп кызының 80 яшьлек юбилее!
Кукмарада яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Димиева Саимә Әхмәтшәрәп кызының 10 сентябрьдә 80 яшьлек юбилее.
Кадерле әниебез, ихлас күңелдән сине олы юбилеең белән котлыйбыз. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әниләр бик сирәктер. Син – безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Киләчәктә әти белән бер-берегезнең күңел яктылыгын һәм җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын үзегезгә!
Энҗе нурлар сибеп елмаюың
Күңелләргә бирә мең дәва.
Синдәй ихлас, киң күңелле кеше
Бармы икән тагын дөньяда!
Иң изге теләкләр белән улларың, киленнәрең, оныкларың.
Нет комментариев