Кукмарада яшәүче Димиев Миннәхмәт Динмөхәммәт улының 80 яшьлек олы юбилее!
Кукмарада яшәүче безнең кадерле әтиебез, бердәнбер бабаебыз Димиев Миннәхмәт Динмөхәммәт улының 25 майда 80 яшьлек олы юбилее.
Кадерлебез, сине чын күңелебездән бүгенге гомереңнең истәлекле мизгеле белән котлыйбыз. Син - безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рухи чишмәбез, яшәү өлгебез. Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Картлык көннәрең бары тик шатлыкта, әни белән тигезлектә үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә!
Һәрбер иртә сине куандырып,
Шатлык белән яңа таң атсын.
Күзләреңне сагыш яше түгел,
Шатлык яше генә чылатсын.
Куанычлар гына алып килсен
80 яшең – олы бәйрәмең.
Сиңа бүген бүләк итәбез без
Барлык яхшылыклар
бәйләмен.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, улларың, киленнәрең, оныкларың.
Нет комментариев