Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кукмара районы мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе булып эшләүче Галиәхмәтова Гөлзилә Нәкыйп кызының күркәм юбилее!

20 октября 2018, 23:39

668

0

0

19 октябрь көнне Кукмара районы мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе булып эшләүче Галиәхмәтова Гөлзилә Нәкыйп кызының күркәм юбилее.

Хөрмәтле хезмәттәшебез! Сезне ихлас күңелдән гомер бәйрәмегез – туган көнегез белән тәбриклибез. Сез озак еллар дәвамында зур тырышлык куеп, эшегезне чиксез яратып, хезмәткәрләрне хөрмәт итеп эшләдегез. Авырлыклар каршында каушап калмыйча, төшенкелеккә бирелмичә, ирешелгән уңышлардан илһам алып алга бардыгыз. Һәрвакыт кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, кайгыртучан җитәкче булып калдыгыз, олы ихтирам казандыгыз. Рәхмәт сезгә!

Сезнең гаилә тормышыгыз да – барыбыз өчен үрнәк. Ходай сезгә төпле тормыш иптәше, акыллы балалар биргән. Киләчәктә тигезлек белән, балалар һәм оныкларыгызның матур гамәлләренә куанып, сәламәтлек белән гомер кичерегез. Дөнья йөзендә яшәүнең һәр чоры үзенчә матур. Шул матурлыкны җуймыйча, һәр туган көнгә сөенеп, озак еллар бәхетле хатын, кадерле әни, әби булып яшәргә язсын!

Дөнья тыныч, еллар имин булсын,

Тормышыңда булсын бәрәкәт.

Олы җаның, изге күңелең өчен

Барыбыздан сезгә зур рәхмәт!

Зур ихтирам белән Кукмара районы мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, белем бирү оешмалары җитәкчеләре, педагоглары.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X