Күкшел авылында яшәүче Рәхимуллина Асия Габдрәүф кызының гомер бәйрәме!
Күкшел авылында яшәүче кадерле кодагыебыз Рәхимуллина Асия Габдрәүф кызының күркәм гомер бәйрәме – юбилее.
Кадерле кодагыебыз, сине ихлас күңелдән котлап, алдагы тормышыңда нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балалар-оныкларның игелеген тоеп, кодабыз Таһир белән тагын да 35 ел тигезлектә, кадер-хөрмәттә, бер-берегезгә ныклы терәк булып, туганнарга үрнәк булып яшәргә Аллаһы Тәгалә насыйп итсен.
Кешелекле син, изге җанлы,
Ярдәмчел син дуска, туганга.
Хөрмәтлибез сине, без бәхетле
Синдәй кодагыебыз булганга.
Иң изге теләкләр белән кодагыйларыгыз Илһамия белән Илсөяр. Олыяз авылы.
Нет комментариев