Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Күкшел авылында яшәүче Хәйруллин Сәгыйдулла Әхмәдулла улына 80 яшь тула!

12 января 2019, 18:55

553

0

0

Күкшел авылында яшәүче әтиебез Хәйруллин Сәгыйдулла Әхмәдулла улына 14 гыйнварда 80 яшь тула.

Кадерле әтиебез! Сине олы юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Сиңа сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларың, оныкларыңның бәхетен күреп, шатланып яшәвеңне телибез. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, аякка басарга булышканың, яратып сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып, озак гомер итегез. 

Әти! Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, озын гомер телибез. Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Безне сөендереп озын-озак яшә.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Хәтимә, 5 кызың, 5 киявең, 7 оныгың, сеңлең Санияләр гаиләсе. Бу теләкләргә барлык туганнарың,  кода-кодагыйларың да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk