Күкшел авылында яшәүче Галимбәкова Гөлүзә Муллагали кызының юбилее!
Шушы көннәрдә Күкшел авылында яшәүче кадерле туганыбыз Галимбәкова Гөлүзә Муллагали кызының матур юбилее.
Кадерлебез, сине ихлас йөрәктән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа хәерле озын гомер, нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы белән тигез, матур, мул тормышта якыннарыңның күңел җылысын тоеп яшәргә насыйп булсын иде дип телибез.
Тормышыңда авырлыклар булды,
Алар инде артта калсыннар.
Киләчәктә сине якыннарың
Бары куандырып торсыннар.
Сиңа телибез без изге теләк,
Нур балкысын синең йөзеңдә.
Бер дә авырма, мәңге яшь бул,
Бергә тату яшик гомер-гомергә.
Иң изге теләкләр белән Адай авылында яшәүче туганнарың – апаң Каймә, энең Мулланур гаиләләре.
Нет комментариев