Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Хәсәнов Рамил Фоат улыны бәйрәм белән котлыйбыз!

12 января 2019, 18:54

519

0

0

2019 елның 9 гыйнвары – безнең өчен бик истәлекле көн. Гөрләп үткән Яңа елдан соң безнең өчен тагын зур бәйрәм булды. Минем хөрмәтле тормыш иптәшем, балаларымның әтисе, алты оныгымның яраткан бабалары Хәсәнов Рамил Фоат улының олы юбилее булды. Аңа 60 яшь тулды. 

Безнең кадерлебез, кышның суык аенда тусаң да, күңелеңдә - яз кояшы. Ачык йөзең, туры сүзең, олы йөрәгең, гаделлегең, гадилегең белән үрнәк син. Син – безнең өчен тормышыбызның яме, олы терәге. Сине шушы олы бәйрәмең белән котлап, сиңа нык сәламәтлек, тыныч картлык, безгә терәк булып, без сиңа кирәк булып яшәвебезне телибез.

60 яшь тә - нинди шатлык,
Таш пулатлар салынган.
Оныклар да үсеп килә,
Дан-шөһрәт тә алынган.
Дәрәҗә дә, шәригать тә,
Дус-ишләр дә җитәрлек.
70-80не күрергә
Бирсен Ходай исәнлек.

Изге теләкләр белән балаларың, оныкларың исеменнән гомер юлдашың Гөлсәрия.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk