Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Хөсәенов Рәис Факил улының күркәм юбилее!

21 июня 2018, 09:15

659

0

0

21 июнь көнне туганыбыз, энебез Хөсәенов Рәис Факил улының күркәм юбилее, ул 50 яшьлеген бәйрәм итә.

Энебез, сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Син – һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр, кешелекле, олы җанлы, ягымлы туганыбыз. Без сине ихлас күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз. Алдагы тормышың кайгы-хәсрәтсез үтсен, сәламәт бул, матур гомер ит, балаларыңның-оныкларыңның игелеген күреп, һәрвакыт шулай изге, сабыр, шат күңелле булып, озак яшә.

Туган көннәр ел да кабатлана,

Ләкин кабатланмый үткәне.

Бәхет, шатлык һәм тазалык белән

Килеп торсын иде көткәне.

Ярты гасыр дисәң, күп булыр күк,

Илле дисәң, бик аз тоела.

Үтте гомер аккан сулар кебек,

Ә сулары кая җыела?!

Аккан сулар, бергә кушыла-кушыла,

Барысы бергә коя диңгезгә.

Туган йортка, туган нигезгә

Җыясың син шулай безне дә.

Рәхмәт сиңа, рәхмәт барысы өчен,

Югалтмыйсың әткәй нигезен.

Син саклыйсың, һич кер кундырмыйча,

Туганлыкның изге һәр җебен.

Иң изге теләкләр белән әтиебез һәм барлык туганнарың исеменнән Насиха апаң.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X