Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Хөрмәтле мөхәрриребез Гөлгенә Шәрипова юбилеен билгеләп үтә!

03 января 2019, 02:37

733

0

0

Хөрмәтле мөхәрриребез Гөлгенә Шәрипова юбилеен билгеләп үтә!

Яңа елның өченче көнендә хөрмәтле мөхәрриребез Гөлгенә Шәрипова үзенең күркәм бәйрәмен – юбилеен билгеләп үтә.

Гөлгенә Мөдәрисовна! Сезне ихлас йөрәктән туган көнегез белән тәбрик итәбез һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Сез – бик гадел, зирәк җитәкче, тәҗрибәле остаз, гади генә вакыйгаларны матурлап, бизәп сурәтли, халыкка аңлаешлы итеп җиткерә алучы каләм иясе. Һәрберебезнең борчу-шатлыкларын уртаклашучы, кирәк чакта ярдәм кулы сузучы чын дустыбыз да. Нәкъ менә әлеге сыйфатларыгыз өчен без сезне хөрмәт итәбез, яратабыз, сезнең белән эшләү – үзе бер бәхет.

Сезгә исәнлек-саулык, күңел күгегез аяз булуын, тигезлек белән гомер итүегезне, җаваплы һәм катлаулы хезмәтегездә иҗади уңышлар телибез.

Күпме көчләр кирәк коллективны
Бер оядай җыеп тотарга.
Уңышларны уртак итә белеп,
Авырлыкны эчкә йотарга!

Ихтирам белән “Хезмәт даны” редакциясе коллективы.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk