Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Хөрмәтле хезмәттәшебез Саляхов Радоль Шайхиевичның 55 яшьлек юбилее!

18 марта 2018, 12:25

574

0

0

Хөрмәтле хезмәттәшебез Саляхов Радоль Шайхиевичның 18 март конне гомер бәйрәме – 55 яшьлек юбилее.

Сез безнең оешмабызда озак еллар хезмәт куясыз. Эшегезне зур җаваплылык белән бик төгәл башкарасыз. Әлеге сыйфатларыгыз өчен без сезне  хөрмәт итәбез һәм чын күңелебездән туган көнегездә изге теләкләребезне җиткерәбез. Хезмәтебезгә ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүегезне, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп яшәвегезне телибез. Нык сәламәтлек, гаилә шатлыгы, ак бәхетләр юлдаш булсын сезгә.

Тормыш юлыгыз һәрчак балкып торсын,

Ягымлы, шат булсын күңелегез.

Озын гомер, бәхет-шатлык белән

Бер кайгысыз үтсен гомерегез.

Туган көннәр кабатланып торсын,

Сый-хөрмәтләр булсын табында.

Гомер үрләренә менгән саен

Бәхет арта торсын тагын да.

ООО «НАМУС» коллективы

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk