Әхмәтшина Заһидә Гаптелхак кызының гомер бәйрәме!
Кукмарада яшәүче кадерле кешебез Әхмәтшина Заһидә Гаптелхак кызының 15 ноябрьдә гомер бәйрәме – 70 яшьлек юбилее.
Кадерле әниебез, әбиебез, сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа хәерле озын гомер, тән сихәтлеге, күңел тынычлыгы һәм иман байлыгы телибез. Алдагы көннәреңдә балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, бәхетләренә сөенеп яшә!
Иң изге теләкләр белән балаларың Таһир-Гөлсинә, Зөһрә-Рифат, Зөлфия-Нияз, 8 оныгың һәм 2 оныкчыгың.
Нет комментариев