Әхмәтшина Фәтхия Габдрахман кызының 80 яшьлек олы юбилее!
Кара Елга авылында яшәүче кадерле әниебез Әхмәтшина Фәтхия Габдрахман кызының 14 декабрьдә 80 яшьлек олы юбилее.
Кадерле әниебез! Сине чын күнелебездән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа кояштай озын гомер, тыныч, мул табынлы тормыш, нык сәламәтлек, балаларыңның, оныкларыңның хәсрәтләрен күрмичә, озак еллар безне сөендереп яшәвеңне телибез. Әти белән безне балачактан кадерләп, яратып, мәрхәмәтле итеп үстердегез. Безнең өчен кылган яхшылыкларыгызны сүзләр белән язып бетереп булмас! Мең рәхмәт сезгә!
Әни, әнкәй! Бу кадерле сүзне
Әйткән саен килә әйтәсе.
Тезелеп киткән көннәр
һәм төннәрне
Нурландырган өчен һәр мәлне.
Әни! Синең күнелең якты кояш сыман
Җылылыкка төрә тормышны.
Атлаганда аның сукмагыннан
Тотып барган кебек кулларны.
Синең сүзләреңдә һәрчак хаклык,
Йөрәгеңдә гел дә яхшылык.
Биргән киңәшләрең алтын төсле,
Затлы сандыкларда сакларлык.
Назларыңны безгә бирдең, әни,
Кызганмадың йокың, төннәрең.
Иртән су ташыдың чишмәләрдән,
Серләреңне сайрар
кошларгамы сөйләдең?
Рәхмәт, әни! Барысы өчен рәхмәт!
Синең алда башны иябез,
Күзләреңнең көләчлеген сүндермичә,
Безгә терәк булып
мәңге яшә, әнкәй, диябез.
Син булганга, дөнья шундый матур,
Гөлләр чәчәк ата сөенеп.
Яшик әле җирдә бергә-бергә
Бәхет-шатлыкларга төренеп.
Иң изге теләкләр белән улың Марсель, киленең Гөлсинә, кызларың Гөлзия, Гөлфия, кияүләрең, киленең, оныкларың, оныкчыгың.
Нет комментариев