Әхмәтгалиева Фирдәүсә Габделхәй кызының туган көне!
Киндеркүл авылында гомер кичерүче кадерле әниебез, апабыз Әхмәтгалиева Фирдәүсә Габделхәй кызы!
Сине олы бәйрәмең – 55 яшьлек юбилеең белән чын күнелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, ак бәхетләр, барыбызның да күнел җылысын тоеп, игелекләр күреп, бәхетле, озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты, туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрчак аяз булсын. Гел шулай елмаеп, безне сөендереп яшә.
Утлар, сулар кичтең, батмадың,
Авыр юллар буйлап атладың.
Бирешмәдең җилгә-буранга,
Чын мәгънәсендә, кеше булганга!
Изге теләкләр белән Гөлгенә-Илнар, Фәйрүзә-Азат, Гөлия.
Нет комментариев