Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Хәмидуллина Нәбирә Зәкәрия кызының гомер бәйрәме!

07 сентября 2018, 14:13

680

0

0

8 сентябрьдә яраткан, газиз әниебез Хәмидуллина Нәбирә Зәкәрия кызының гомер бәйрәме – 70 яшьлек юбилее.

Кадерле әниебез, сине ихлас күңелдән олы юбилеең белән котлап, кояш нурларының җылысын, сәламәтлекнең ныгын, гомернең озынын, шатлык-куанычларның чиксезен теләп калабыз. Әни, барлык кылган изгелекләрең, ярдәмнәрең, безнең өчен өзелеп яшәгәнең өчен без сиңа бик рәхмәтле. Син үзеңнең төпле киңәшләрең белән һәркемгә ярдәм итәсең, күңел җылыңны һәркемгә җиткерәсең. Кем генә килсә дә, тәмле ризыклы өстәлләр, ачык йөз белән каршы аласың. Йортыбызның нуры, тормышыбызның таянычы, терәге булып, бәхетле, мул тормышта, тынычлыкта озак еллар гомер кичерергә насыйп  итсен сиңа!

Әни, диеп әйтер кешең булу –
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса – уртак була,
Кайгыларың булса –  югала.
Уйлама әле, картаям, дип.
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерләрең,
Урыннарың булсын гел түрдә.

Иң изге теләкләр белән балаларың, кияүләрең, киленең, оныкларың һәм оныкчыкларың.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X