Әхмәдиев Тимерхан Әхмәтҗан улының 80 яшьлек юбилее!
Өлге авылында туып, Кукмарада яшәүче Әхмәдиев Тимерхан Әхмәтҗан улының Яңа елда 80 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Сине чын күңелдән олуг юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, туганнарыңның, балаларыңның күңел җылысын тоеп, бәхетле, озын гомер кичерүеңне телибез.
Иң изге теләкләр белән иптәшең Мөршидә, кызың, киявең, оныкларың, кода-кодагыең, барлык туганнарың.
Нет комментариев