Хәкимҗанова Резеда Гомәр кызының туган көне!
Мәчкәрәдә яшәүче кадерле кешебез Хәкимҗанова Резеда Гомәр кызының туган көне.
Кадерле әниебез, дәү әниебез! Сине 80 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа сәламәтлек, хәерле озын гомер белән безне сөендереп яшәвеңне телибез!
Әниебез 40 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлады. Әни үзенең сабырлыгы, тыйнаклыгы белән безгә үрнәк булды. Без аңа чиксез рәхмәтле.
Кызларың Земфира, Зөһрә, оныкларың һәм бәләкәй оныкчыгың.
Нет комментариев