Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Хәбибрахманов Рафаэльнең 75 яшьлек юбилее!

05 августа 2020, 09:52

296

0

0

Хәбибрахманов Рафаэльнең 75 яшьлек юбилее!

Сазтамак авылының мөхтәрәм кешесе, авыл имамы Хәбибрахманов Рафаэль җизниебезнең бүген 75 яшьлек юбилее.

Җизниебез, сине чын күңелдән туган көнең белән тәбриклибез. Сазтамакның, чын мәгънәсендә, мактауга лаеклы кешесе син! Үзең бик гади һәм бала җанлы. Ярдәм сорап килгән берәүне дә кире бормыйсың, олысына да, кечесенә дә итагатьле һәм мәрхәмәтле. Шуңа күрә сине бөтен кеше хөрмәт итә.

Төрле чакны күргәнсеңдер, җизни,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез, терәгебез булып,
Озак яшә безнең арада.
Дөнья тыныч, еллар имин булсын,
Тормышыңда булсын бәрәкәт.
Олы җаның, изге күңелең өчен
Барыбыздан сезгә зур рәхмәт.

Апаебыз Рауза белән тигезлектә, тазалыкта озын гомер кичерегез. Сезне яратып һәм хөрмәт итеп сеңелләрең Алия, Дәлия һәм туганнарыгыз.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk