Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Камышлы авылында яшәүче Сәхәбиев Хәйдәр Биктимер улының 50 яшьлек юбилее!

    --, 7 август 2019 - 09:05
    158
    0
    0

    Камышлы авылында яшәүче безнең өчен кадерле булган кешебез Сәхәбиев Хәйдәр Биктимер улының 5 августта 50 яшьлек юбилее булып узды.

    Без сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә сиңа нык сәламәтлек, хәерле озын гомер, гаилә бәхете бирсен, балаларыңның игелеген күреп, тигез гомер итегез. Син сабыр, эшчән, һәркемгә ярдәмчел, киңәшче, тормышта да, балаларыңа да үрнәк әти булдың. Синең эшләгән яхшылыкларың үзеңә изгелек булып кайтсын.

    Шулай ук энебез Сәхәбиев Илсаф Хәйдәр улының  4 августта 20 яшьлек юбилее булды. Илсафка да хәерле озын гомер, нык сәламәтлек, саф мәхәббәт, ак бәхетләр телибез.

    Котлы булсын сезнең юбилейлар,
    Матур булып атсын таңыгыз.
    Яшәгез сез рәхәт, игелеге кайтсын
    Сез үстергән һәрбер баланың.

    Иң изге теләкләр белән МОСТАФИНнар, ХӘКИМОВлар, СӘХӘБИЕВлар.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: