Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Каенсар авылында яшәүче Нигъмәтҗанова Зәйнәп Насыйр кызыны 80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

12 января 2019, 19:14

595

0

0

Каенсар авылында яшәүче безнең өчен кадерле булган әниебез, әбиебез Нигъмәтҗанова Зәйнәп Насыйр кызының 9 гыйнварда гомер бәйрәме – 80 яшьлек юбилее иде.

Кадерле әниебез, әбиебез! Сине юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Син –  безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, яшәү өлгебез. Әни, сиңа Аллаһы Тәгалә биргән гомереңне сәламәтлектә, кайгы-хәсрәт күрмичә, күңел тынычлыгы белән, без, балаларыңның, оныкларыңның, игелеген күреп, авыртуларга бирешмичә, шатланып яшәвеңне телибез. Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Безне сөендереп озын-озак яшә.

Кайчан кайтсак, капка ачык,
Шат елмаеп каршы аласың.
Киткән чакта хәерле юл теләп,
Моңсуланып озатып каласың.
Дөнья тыныч, еллар имин булсын,
Тормышыңда булсын бәрәкәт.
Олы җаның, изге күңелең өчен
Барыбыздан сиңа зур рәхмәт.

Иң изге теләкләр белән әтиебез, балаларың, килен-кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X