Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Каенсар авылында яшәүче Мотыйгуллина Зөһрә Мәүлит кызының олы юбилее!

22 июня 2019, 20:07

456

0

0

Каенсар авылында яшәүче Мотыйгуллина Зөһрә Мәүлит кызының олы юбилее!

Каенсар авылында яшәүче кадерле әниебез Мотыйгуллина Зөһрә Мәүлит кызының 23 июньдә олы юбилее –  70 яшь тулган көне.

Кадерлебез! Сине ихлас йөрәктән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Алдагы елларда да тормыш юлыңны иминлектә, кайгы-хәсрәт күрми, сәламәтлек, бәхет, күңел тынычлыгы белән, безгә терәк булып, балаларыңның һәм оныкларыңның ихтирамын тоеп яшәргә язсын.

Изге теләк, матур сүздән башка
Табып булмый затлы бүләкне.
Безнең өчен бик тә кадерле син,
Бик тә якын, бик тә кирәкле.

Иң изге теләкләр белән улың-киленең, кызларың-кияүләрең, оныкларың һәм туганнарың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk