Каенлык авылында гомер кичерүче Шәймәрданова Мәликә Сәлахетдин кызының 90 яшьлек юбилее!
Каенлык авылында гомер кичерүче Шәймәрданова Мәликә Сәлахетдин кызының 15 ноябрьдә 90 яшьлек юбилее.
Кадерлебез, газиз әниебез, әбиебез, сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа тән сихәтлеге, күңел тынычлыгы, хәерле, бәрәкәтле гомер белән балаларыңның игелеген күреп, бәхетле картлык кичерергә насыйп булсын.
Без телибез сиңа теләкләрнең
Иң изгесен һәм олысын.
Тоеп яшә һәрчак тормышыңда
Һәрберебезнең күңел җылысын.
Иң изге теләкләр белән улларың-киленнәрең, кызларың-кияүләрең, онык-оныкчыкларың, кода-кодагыйларың.
Нет комментариев