Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Исрафилова Минзилә Шәрип кызының 60 яшьлек юбилее!

05 марта 2021, 10:09

349

0

0

Зур Кукмара авылында гомер итүче кадерле сеңлебез Исрафилова Минзилә Шәрип кызының 60 яшьлек күркәм юбилее.

Сеңлебез, сине чын күңелдән шушы истәлекле көнең белән котлыйбыз. Сиңа кояштай озын гомер, сәламәтлек, ак бәхетләр телибез. Фирзәил белән тигезлектә, балаларың, оныкларың өчен зур терәк булып, сөенеп яшәргә язсын. Һәрвакыт шундый яшь, матур, оныкларың өчен – яраткан әби, балаларың өчен – яхшы әни, безнең өчен яраткан сеңлебез булып кал.

Барысын да биргән сиңа Ходай:
Рухи ныклык, бетмәс сабырлык,
Дәрт һәм дәрман һәр башлаган эштә,
Яшәү көче сүнми янарлык.
Язмышың да матур бер җыр сыман,
Исәнлекләр сиңа телибез.
Ак бәхетләр, зур шатлыклар гына
Алып килсен туган көннәрең.

Иң изге теләкләр белән барлык туганнарың исеменнән апаең.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X