Ихмәтова Гөлнур Хәниф кызы туган көнен белән котлыйбыз!
Безнең өчен бик кадерле, газиз әниебез, яраткан тормыш иптәшем Ихмәтова Гөлнур Хәниф кызы шушы көннәрдә туган көнен билгеләп үтте.
Әни, сине зур бәйрәмең – 50 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз. Җир йөзендә әнидән дә якын, олы җанлы зат юктыр. Син гомер буе, гаиләм, балаларым, дип өзелеп тордың. Хәзер дә безнең өчен янып яшисең. Тормышта нинди авырлыклар очраса да түздең, безгә сиздермичә, гадел, сабыр булырга өйрәттең. Син һәрвакыт туганнарга, якыннарга ярдәмгә ашкынып торасың.
Кадерлебез, киң күңеллелегең, безне һәрвакыт аңлавың өчен рәхмәт. Әниебез, без сине хөрмәт итәбез, яратабыз! Сиңа нык сәламәтлек, тыныч, озын гомер телибез. Киләчәктә сезгә әти белән муллыкта, саулыкта, бәхеттә яшәргә насыйп булсын!
Тәрәзәдән утлар балкып яна,
Әти каршы ала урамда.
Йөгергәләп әни табын кора,
Тәмле ашлар пешкән казанда.
Озак еллар шулай тәрәзәдә
Балкып торса иде утыбыз.
Һәрчак безне каршы алса иде
Әти-әни, туган йортыбыз.
Әни, без сине бик яратабыз. Кояш җиргә ничек кирәк булса, син дә безгә шулай кирәк.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Фәрит, балаларың Ильяс, Гөлфия, әниең.
Нет комментариев