Ифтария һәм Гафур Вәлиуллиннарның күркәм юбилейлары!
Кукмарада яшәүче әти-әниебез Ифтария һәм Гафур Вәлиуллиннарның август аенда күркәм юбилейлары. Әнигә – 55, әтигә – 60 яшь.
Кадерлеләребез! Сез – безгә бар яктан да яшәү өлгесе, яшәү үрнәге. Менә инде 27 ел дәвамында бер җан, бер тән булып, шатлык-куанычларны бүлешеп, борчу-көенечләрне уртаклашып, тату гомер кичерәсез. Алдагы көннәрегездә дә бер-берегезгә карата җылы хисләрегезне югалтмыйча, тазалыкта-саулыкта пар канатлар булып яшәвегезне Аллаһ насыйп итсә иде.
Кем сокланмас сезгә карап бүген,
Сандугачтай гомер итәсез.
Бер-берегезгә һәрчак терәк булып,
Тормыш йомгакларын сүтәсез.
Иң зур бәхет бит ул, чәчкә чал төшсә дә,
Парлап атлау гомер үренә.
Сезне яратып барлык туганнарыгыз, кода-кодагыегыз исеменнән кызыгыз Лилия, киявегез Рөстәм.
Нет комментариев