Идрисова Венера Григорьевнаның бүген күркәм юбилее!
Үрәсбаш авылында яшәүче Идрисова Венера Григорьевнаның бүген күркәм юбилее.
Кадерле пар канатым, әниебез, әбиебез! Сине чын йөрәктән олы бәйрәмең белән котлыйбыз. Саулыгың нык, гомер юлың озын, бәхет касәң һәрчак тулып торсын. Туган йортыбызның яме булып, тигезлектә, муллыкта яшәргә Ходай насыйп итсен!
Син – әтиебез өчен олы терәк һәм тугры тормыш иптәше, без – балаларыңа, оныгыңа кайгыртучан, яраткан әни һәм әби. Барыбызга өләшкән күңел назың, һәрчак янәшәбездә булганың, тәмле ашларың, җылы сүзләрең, ачык йөзең, төпле киңәшләрең өчен зур рәхмәт сиңа.
Синнән күчкән яктылыктан
Нур сибелә тирә-юньгә.
Кайгы-хәсрәт күрми генә
Яшик шулай бергә-бергә.
Изге теләкләр белән әтиебез Мирзәхмәт, кызларың Алсу, Гөлназ, киявең Фаил, оныгың Кәрим.
Нет комментариев