Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Гыйниятуллина Зәрә Галимҗан кызының туган көне!

05 сентября 2018, 09:56

531

0

0

Шушы көннәрдә безнең яраткан, иң хөрмәтле һәм абруйлы булган хезмәттәшебез Гыйниятуллина Зәрә Галимҗан кызының туган көне.

Зәрә апа, район Мәдәният йортында эшләгән дәвердә безнең өчен дәрәҗәле остаз да, якын дус, авыр мизгелләрдә яхшы киңәшче һәм ярдәмче дә булдыгыз.

Зәрә Галимҗановна, сез сокланырлык итеп яши беләсез. Сабыр холыклы, олы җанлы, зур хөрмәткә лаеклы, киң күңелле, тырышлыгыгыз белән күпләрнең ихтирамын яулаган кеше сез. Без сезне бик яратабыз.

Сез салып калдырган иҗат орлыклары әле дә булса район тормышына мул иҗади җимешләр биреп тора. Себер якларында озак еллар хезмәт иттегез, ләкин Кукмарабызны да онытмыйча, районыбызның мәдәният үсешенә дә зур өлеш керттегез. Шәкертләрегез, хезмәттәшләрегез, тамашачыларыгыз бүген дә сезгә олы рәхмәтле.

Шушы бәйрәм көннәре елмаеп баккан кояш яктылыгын, табигатьнең матурлыгын өстәп, күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәт, өегезгә иминлек алып килсен.

“Ләйсән” җыр төркеме, хезмәттәшләрең.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk