Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Гыйльметдинова Мәрьям Борһан кызының 70 яшьлек олы юбилее!

10 июля 2020, 09:05

471

0

0

Вахит авылында яшәүче кадерле әниебез Гыйльметдинова Мәрьям Борһан кызының 10 июльдә 70 яшьлек олы юбилее.

Хөрмәтле әниебез! Сине чын күңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз. Туар таңнарың тыныч, саулыгың нык, гомерең бәхетле булсын. Тормышыбызга ямь өстәп, бәхеттә, шатлыкта озын гомер кичерергә язсын. Яхшы тәрбияң, тырышлыгың өчен бик зур рәхмәт сиңа.

Рәхмәт синең шәфкать тулы йөрәгеңә,
Рәхмәт ару-талу белмәс беләгеңә,
Рәхмәт хәстәр белән караган күзләреңә,
Юаныч һәм шатлык биргән сүзләреңә.
Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Нурлы булсын синең күңелең.
Сәламәт бул, сәламәтлек белән
Гел шатлыкта үтсен һәр көнең.

Иң изге теләкләр белән улларың Ирек, Расих, киленнәрең, оныкларың һәм барлык туганнарың.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk