Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Гыйльфанов Роберт Мөхәррәм улының 60 яшьлек юбилее!

16 января 2020, 09:23

360

0

0

Купка авылында туып, Кукмарада яшәүче Гыйльфанов Роберт Мөхәррәм улы 15 гыйнвар көнне 60 яшьлек юбилеен каршылый.

Кадерлебез! Сине ихластан юбилеең белән котлыйбыз. Тән сихәтлеге, бәрәкәтле, имин тормыш, әниебез белән бәхет-шатлыкта, тигезлек-татулыкта, муллыкка сөенеп, озын гомер кичерергә язсын. Туганнарыңның хөрмәтен, якыннарыңның күңел җылысын тоеп гомер ит! Аталарча кайгыртуың өчен зур рәхмәт сиңа. Туган йортыбызның тәрәзәләрендә утлар беркайчан сүнмәсен, безне сөендереп, озын-озак яшәсәң иде.

Тырыш синең оста кулларың,
Матур эзле үткән юлларың.
Барча туганнарга, якыннарга
Һәрчак изге булды уйларың.
Рәхмәт сиңа барысы өчен дә,
Без бәхетле синең яныңда.
Син – зур терәк безгә авыр чакта,
Тормыш ямьле тик син барында.
Кадерлебез! Йөзгә җиткәндә дә
Дәртле булсын йөрәк тибешең.
Матурлардан матуррак булсын
Гомереңнең калган өлеше.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Зөлфия, балаларың Руслан-Зилә, Ландыш-Марсель, оныкларың Мәдинә, Әминә, Латифә.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk