Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Гыйләҗев Рашит Ибраһим улының һәм Гыйләҗева Люция Гариф кызының туган көннәре!

20 мая 2020, 09:43

440

0

0

Кадерле әтиебез Гыйләҗев Рашит Ибраһим улының 20 майда 80 яшьлек олуг юбилее, яраткан әниебез Гыйләҗева Люция Гариф кызына 27 майда 79 яшь тула. Бу көннәр – барыбыз өчен дә якты, илаһи, зур бәйрәм.

Кадерле, газиз әтиебез һәм әниебез! Без, барлык балаларыгыз, оныкларыгыз бергә җыелып, шушындый зур һәм якты бәйрәм көннәрендә сезгә ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Сезгә булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгелдер. Нинди генә эшкә алынсак та, без аны үзебезне генә түгел, сезне дә ким-хур итмәслек итеп башкарып чыгарга тырышабыз. Чөнки моңа безне үзегез өйрәттегез. Без моның өчен, әти, әни, сезгә бурычлы.

Сез – таянычыбыз да, ышанычыбыз да, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Бөтен эштә дә безгә һәрвакыт үрнәк булдыгыз. Киләчәктә икегез дә бер-берегезнең күңел яктылыгын һәм җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта гомер кичерергә насыйп булсын! Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшәгез.

Әтиебез һәм әниебез, без сезнең озын гомерле, сәламәт һәм бәхетле булуыгызны, безнең янәшәдә яшәвегезне, эшләгән изгелекләрегез үзегезгә меңе белән кире кайтуын телибез.
Әткәй-әнкәй диеп әйтер кешең булу –

Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса – уртак була,
Кайгыларың булса – югала.
Уйламагыз әле, картаябыз, дип,
Шат-көләч булыгыз, елмаегыз.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерегез,
Урыннарыгыз булсын гел түрдә.

Иң изге теләкләр белән балаларыгыз, оныкларыгыз, кияүләрегез, киленегез, барлык туганнарыгыз.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk