Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Гыйләҗев Каюм Кавый улына 80 яшь тула!

03 декабря 2020, 08:57

259

0

0

Киндеркүл авылында гомер кичерүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабаебыз Гыйләҗев Каюм Кавый улына 3 декабрьдә 80 яшь тула.

Кадерлебез, сине матур бәйрәмең – юбилеең белән чын йөрәктән тәбрик итәбез. Алдагы тормышыңда сәламәтлек, күңел тынычлыгы, әниебез белән тигезлектә, исән-сау гомер итүегезне телибез. Безгә – балаларыңа олы терәк, оныкларыңа кадерле бабай булып, бергә-бергә яшәргә язсын. Туачак таңнарың нурлы, күк йөзең аяз булсын. Һәрвакыт шундый олы йөрәкле, ярдәмчел, киң күңелле булып кал.

Яшә әле, әти, бирешмичә,
Баш имичә кырыс җилләргә.
Яшә җирдә якты гөлләр булып,
Терәк булып килер көннәрдә.
Рәхмәтеннән Ходай ташламасын,
Кунагы бул якты дөньяның.
Озак яшә утын сүндермичә
Балаларың үскән ояның.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Әлфинур, кызларың-кияүләрең Альбина-Виктор, Гөлнара-Фәнил, Гөлназ-Фәнис, оныкларың, оныкчыкларың, кода-кодагыйларың һәм туганнарың.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk