Гайфетдинова Рәшидәгә - 85 яшь!
Зур Сәрдек авылында яшәүче нәнәбез Гайфетдинова Рәшидәгә кояш нурлары җылыткан матур мизгелдә – шушы көннәрдә 85 яшь тулды.
Нәнә! Сиңа бәхетнең иң зурысын, гомернең иң озынын, сәламәтлекнең иң ныгын телибез. Сиңа меңнәрчә рәхмәт сүзе әйтсәк тә, аз булыр. Син – безнең өчен иң кадерле, олы зат.
Бирсен Ходай сиңа сәламәтлек,
Бирсен Ходай сиңа сабырлык,
Бирсен Ходай күңел тынычлыгы,
Бер дә килмәсен сиңа авырлык.
Иң изге теләкләр белән балаларың, киленең, кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың.
Нет комментариев