Гайфетдинов Шәйхлислам Нуртдин улының 60 яшьлек юбилее!
Янсыбы авылында яшәүче кадерле абыебыз Гайфетдинов Шәйхлислам Нуртдин улының 4 апрельдә 60 яшьлек юбилее.
Сине ихлас йөрәктән юбилеең белән тәбрик итәбез. Сиңа сәламәтлекнең ныгын, бәхетнең олысын, шатлыкның зурысын, гаилә иминлеге, балалар бәхете, туганнарыңның хөрмәтен тоеп яшәвеңне телибез.
Котлы булсын, абый, туган көнең,
Без барыбыз шушы теләктә.
Бүгенгедәй шат елмайсын йөзең,
Шатлык өстәп безнең йөрәккә.
Иң изге теләкләр белән барлык туганнарың исеменнән сеңлең Сания.
Нет комментариев