Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Галәветдинов Радик Гаян улының 60 яшьлек күркәм юбилее!

24 февраля 2020, 11:14

408

0

0

Кукмарада гомер итүче кадерле тормыш иптәшем һәм әтиебез Галәветдинов Радик Гаян улының 60 яшьлек күркәм юбилее.

Сине чын күңелдән шушы истәлекле көнең белән котлыйбыз. Син – безнең өчен олы җанлы, киң күңелле таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез. Әтиебез, безгә акыллы киңәшләр биреп, күп кенә авырлыкларны, борчу-хәсрәтләрне җиңәргә, сыгылмыйча, бирешмичә, алга таба яшәргә дәрт өстисең. Калган гомереңне Аллаһы Тәгалә әни белән тигезлектә, шатлык-куанычларга күмелеп, бәхетле, мул, бәрәкәтле тормышта, кайгы-хәсрәтләрне артта калдырып, шатланып яшәргә насыйп итсен. Әтиебез, син безгә бик кирәк, барысы өчен дә бик зур рәхмәт. Синең кебек әтиебез булу белән горурланабыз.

Өебезнең үзәге син, әти,
Гаиләбезнең йөрәге син, әти,
Барыбызның терәге син, әти,
Язмышыбыз бүләге син, әти.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Сәмәрия, кызың Гүзәл.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X