Галәүтдинова Сәмәрия Ибраһим кызының гомер бәйрәме!
6 гыйнварда яраткан кешебез – әниебез Галәүтдинова Сәмәрия Ибраһим кызының гомер бәйрәме – күркәм юбилее булып узды.
Кадерлебез, сине ихлас күңелдән иң зур, шатлыклы бәйрәмең белән, җан тибрәлешең яктылыкка омтылып, дөньяга килгән көнең белән котлыйбыз. Көнне – кояш, төнне – ай, күкне йолдыз бизәсә, безнең өебезне нурлы, төннәребезне якты, тормышыбызны ямьле, ышанычлы, яшәвебезне мәгънәле итүчебез син. Әтиебез белән бергә акыллы киңәш биреп, тормыш авырлыкларын сабырлыклар белән җиңеп, сыгылмыйча, бирешмичә, туры юл күрсәтүче. Алга таба да якты дөньяда бер-беребезгә кирәк һәм терәк булып, һәр туган көнгә сөенеп яшәргә язсын, аяз күк йөзе, шомырт чәчәгедәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар насыйп итсен Ходай. Барысы өчен дә бик зур рәхмәт сиңа, әниебез.Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Радик, кызың Гүзәл.
Нет комментариев