Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Габидуллина Нурия Мәгъсүм кызына – 55 яшь, Илдус Шакир улына 60 яшь тула!

08 июня 2018, 13:17

616

0

0

Бөтен табигать яшеллеккә, шау чәчәккә күмелгән чор. Шушы яз белән җәй бер-берсенә кушылган мизгелдә безнең өчен якын булган әниебез Габидуллина Нурия Мәгъсүм кызына – 55 яшь, әтиебез Илдус Шакир улына 60 яшь тула.

Бу олуг юбилей көннәрендә аларга гомернең иң озынын, бәхетнең иң олысын, шатлыкларның иң татлысын юллыйбыз. Сез һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, киң күңелле булып калыгыз. Изге Рамазан аенда узган юбилейларыгыз мөбарәк булсын.

Дөньядагы һәрбер яхшылыктан

Өлеш чыксын сезгә мул гына.

Без телибез сезгә ак бәхетләр,

Шатлыкларга илткән юл гына.

Бәйрәмегезнең матур хатирәсе

Күңелегездә калсын уелып.

Тәбриклибез сезне чын күңелдән,

Барыбыз да бергә җыелып.

Иң изге теләкләр белән уллары, киленнәре, оныклары.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk