Фәтхуллина Сәрия Габделхәй кызына - 70 яшь!
Безнең өчен кадерле булган әниебез, әбиебез Фәтхуллина Сәрия Габделхәй кызына 19 июль көнне 70 яшь тула.
Әни, без сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә сиңа нык сәламәтлек, хәерле озын гомер, гаилә бәхете насыйп итсен, улыңның, киленеңнең һәм оныкларыңның игелеген күреп, рәхәт яшә. Әни, син безгә бик кирәк. Синсез тормышны күз алдына да китерә алмыйбыз. Барысы өчен дә Алланың рәхмәте яусын сиңа. Син гомер буе тырышып эшләдең, эшеңдә дә, тормышта да үрнәк булдың.
Дөнья тыныч, еллар имин булсын,
Тормышыңда булсын бәрәкәт.
Кайгы-хәсрәт күрми, яшә, әни,
Син бит әле безгә бик кирәк.
Иң изге теләкләр белән улың Алмаз, киленең Руслана, оныкларың Айгиз, Азалия.
Нет комментариев