Фәтхрахманова Әлфия Нурислам кызының туган көне!
Чишмәбаш авылында яшәүче кадерле туганыбыз Фәтхрахманова Әлфия Нурислам кызы! Сине 50 яшьлек юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, күңел тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, ярдәмчел, изге күңелле булып, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп итсен. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.
Туган көннәр ел да кабатлана,
Ләкин кабатланмый үткәне.
Бәхет, шатлык һәм тазалык белән
Килеп торсын иде көткәне.
Иң изге теләкләр белән әти-әниең һәм энеләрең гаиләсе.
Нет комментариев