Фазылянова Гөлфия Хәлиулла кызының олы бәйрәме!
Туембаш авылында яшәүче әниебез Фазылянова Гөлфия Хәлиулла кызының 31 декабрьдә олы бәйрәме.
Җир йөзендә әнидән дә якын, олы җанлы зат юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән иман иңдерүче – әни!
Сине юбилеең белән котлыйбыз! Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, безгә терәк булып, әти белән бергә матур яшәгез!
Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә!
Шатлык-куанычлар, сәламәтлек
Юлдаш булсын, әни, гомергә.
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә.
Әти белән тигез яшәгез сез
Ничек матур, парлап йөргәндә.
Шулай бергә каршы алыгыз сез
Без сагынып кайтып кергәндә!
Иң изге теләкләр белән әтиебез Расим, балаларың Гөлия, Рәмис.
Нет комментариев