Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Чуллы авылында яшәүче Зиятдинов Ягъфәр Яппар улының күркәм бәйрәме!

09 ноября 2019, 03:14

461

0

0

Чуллы авылында яшәүче кадерле энебез, яраткан абыебыз Зиятдинов Ягъфәр Яппар улының 9 ноябрьдә күркәм бәйрәме - туган көне! 

Кадерлебез, сине чын күңелебездән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, якыннарың һәм туганнарыңның кадер-хөрмәтендә бәхетле, озын гомер кичерүеңне, эшеңдә уңышлар һәм бар җирдә иминлек телибез. Без сиңа олы, сабыр йөрәгең, көчле рухлы, изге күңелле, барыбызга карата игътибарлы-ихтирамлы булуың өчен рәхмәтлебез. 

Юллар кебек озын гомер сиңа,
Кайгы җиле бер дә тимәсен.
Заман сынаулары читләп үтсен,
Яшәү дәрте һич тә сүнмәсен.
Тулы тормыш белән яшисең син,
Нәтиҗәсе мәгълүм һәркемгә.
Бәхет белән саулык, сәламәтлек
Ходай бирсен сиңа һәр көндә.

Сине бик тә яратып һәм хөрмәт белән тормыш иптәшең Нурфия, улың Фәннур, кызың Нурзалия, әтиең Яппар, абыең Мәхмүт, киленегез Раушания, энеләрең  Айдар, Искәндәр, Ришат, сеңелләрең Ләйсән, Гөлшат, әбиең Мәгъфирә, каенең Рәмзил, балдызың Зөлфия гаиләләре һәм барлык туганнарың исеменнән апаң Илсөяр.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk