Бәдертдинов Галимҗан Гаптерәүф улының 75 яшьлек юбилее!
Аш-Буҗи авылында гомер итүче хөрмәтле Бәдертдинов Галимҗан Гаптерәүф улының 5 мартта 75 яшьлек юбилее.
Кадерле әтиебез! Сине чын күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Кешелекле, намуслы, ярдәмчел булуың, кешеләрне яратуың, эш сөюең безгә гомер буена үрнәк булды. Әниебез белән пар канатлы, сау-сәламәт булып, балаларыгызның игелеген күреп, оныкларыгызның уңышларына куанып, озын гомер кичерергә язсын.
Рәхмәт, әти, бу дөньяда
Булганың өчен рәхмәт.
Безне саклап, яклап торган
Кулларың өчен рәхмәт.
Ходай сиңа озын гомер,
Гомерлек шатлык бирсен,
Кайгы-хәсрәтсез тормыш,
Бәхетле картлык бирсен.
Иң изге теләкләр белән әниебез Марзыя, улың Гыйлемҗан, кызың Лилия, киявең Ислам, оныкларың.
Нет комментариев