Байлангар авылында яшәүче Җәләева Тәкъминә Габделхак кызының 80 яшьлек олы юбилее!
Байлангар авылында яшәүче бердәнбер кадерле туганым Җәләева Тәкъминә Габделхак кызының 20 июльдә 80 яшьлек олы юбилее.
Кадерлебез! Сине күркәм бәйрәмең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Тормышның барлык авырлыгын үз җилкәң аша үткәреп, сынмадың, сыгылмадың. Сабыр, эшчән, ярдәмчел кадерлебезгә күңел түреннән чыккан рәхмәт сүзләребезне юллап, тән сихәтлеге, иман байлыгы, бәрәкәтле, имин тормыш телибез.
Сине яратып сеңлең Тәнзилә-Фәлах, Мөнирә-Илдар, Айрат-Лилия-Эдик, Альбина-Дамир, барлык балалар.
Нет комментариев