Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бариева Нурзия Мәгъсүмҗан кызының 75 яшьлек күркәм юбилее!

04 апреля 2020, 06:06

309

0

0

Балтач районының Пүскән авылында туып, Кукмарада яшәүче безнең иң кадерле кешебез Бариева Нурзия Мәгъсүмҗан кызының 4 апрельдә 75 яшьлек күркәм юбилее.

Безнең әниебез тормышының 38 елын балалар тәрбияләүгә багышлады. Без - өч баласын гына түгел, Кукмара төбәгенең бик күп балаларын да күңел җылысын, назын биреп үстергән кеше ул. 2нче номерлы “Чулпан” балалар бакчасында 20 елдан артык мөдир булып эшләде. Районда, беренчеләрдән булып, ул “Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен” медале белән, шулай ук “Мәгариф отличнигы” билгесе белән бүләкләнде.

Тиздән, 9 Майда, әтиебез Дамир белән бергә яши башлауларына да 55 ел тула.

Кадерле әниебез, ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа алдагы тормышыңда нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, әтиебез белән бергә тормышыбызга ямь өстәп, бәхеткә, шатлыкка күмелеп, кайгы-хәсрәт күрмичә, озын гомер кичерүеңне телибез.

Әни! Котлы булсын синең туган көнең,
Юлларыңа гөлләр сибелсен.
Киләчәкнең алсу таңы сиңа
Мәңге сүнмәс шатлык китерсен.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Дамир, кызларың Лилия, Гөлназ, улың Рамил, кияүләрең Илдар, Илдар, киленең Света, оныкларың Алмаз, Азат, Миләүшә, Вәсилә, Илдус, Арслан, Азамат.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk