Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Аш-Буҗи авылыннан Хәмәтдинова Гөлфия Васыйл кызының 55 яшьлек олы юбилее!

12 сентября 2019, 08:15

390

0

0

Аш-Буҗи авылында гомер кичерүче яраткан, кадерле кешебез Хәмәтдинова Гөлфия Васыйл кызының 11 сентябрьдә 55 яшьлек олы юбилее.

Без сине чын күңелебездән бәйрәмең белән котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә сиңа нык сәламәтлек, хәерле озын гомер, гаилә бәхете бирсен. Балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, әтиебез Минефәнис белән тигезлектә, муллыкта, татулыкта, шатлык-сөенечләргә төренеп кенә яшәвегезне телибез.

Син – безнең сабыр, олы йөрәкле, киң күңелле, һәркемгә ярдәмчел кешебез. Алдагы көннәреңдә кайгы-хәсрәт күрми, без – якыннарыңның чиксез яратуын һәм хөрмәтен тоеп, кадерле кешебез булып яшәвеңне генә телибез.

Котлы булсын синең юбилеең,
Матур булып атсын таңнарың.
Яшә, әни, игелеген күреп,
Син үстергән һәрбер балаңның.
Әти белән тигез тормыш телик,
Сызламасын аяк-кулларың.
Җан җылысын биреп үстергәнгә
Рәхмәт әйтә сиңа  улларың.
Бәхетле бул, сау-сәламәт яшә,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сөенечкә тулы көннәр телик,
Ходай шуннан мәхрүм итмәсен.

Иң изге теләкләр белән әтиебез, балаларың, киленең, оныкларың.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X