Аш-Буҗи авылында гомер итүче Хәмәтдинова Гөлфия Васыйл кызының 55 яшьлек юбилее!
Аш-Буҗи авылында гомер итүче кодагыебыз Хәмәтдинова Гөлфия Васыйл кызының 11 сентябрьдә 55 яшьлек юбилее.
Кадерле кодагыебыз! Ихлас күңелебездән сине күркәм юбилеең белән котлыйбыз. Янәшәбездә синдәй олы җанлы, сабыр, киң күңелле кодагыебыз булуы белән без бик бәхетле. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балалар һәм оныкларның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле, озын гомер кичерүеңне телибез.
Гел шатланып яшә, хәсрәт күрмә,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәрәкәтле, матур тормыш сиңа,
Кояшларга тиңе гомернең.
Иң изге теләкләр белән кода-кодагыең.
Нет комментариев