Асапова Федосия Николаевнаның - туган көне!
Кукмарада яшәүче Асапова Федосия Николаевнаның 19 гыйнварда туган көне – 70 яшьлек юбилее.
Кадерле тормыш иптәшем, сөекле әниебез, яраткан әбиебез! Сине чын йөрәктән күркәм бәйрәмең белән котлыйбыз, нык сәламәтлек, әтиебезгә терәк булып, безнең күңел җылысын һәм яратуыбызны, кешеләрнең ихтирамын тоеп, бәхетле, озын гомер кичерүеңне телибез. Алга таба да туган йортыбызның кояшы, яшәвебезнең яме, якын киңәшчебез, сердәшчебез булып калсаң иде. Без сине бик яратабыз!
Рәхмәт, әни, безгә гомер бирдең,
Төн йокламый карап үстердең.
Йөрәк җылың кушып, барыбызга
Яшәр өчен ныклык, көч бирдең.
Һәрвакытта булдың өйнең яме,
Авыр чакта безгә син терәк.
Озак яшә, һәрчак сәламәт бул,
Син бит, әни, безгә бик кирәк!
Иң изге теләкләр белән әтиебез Виктор, улларың, кызың, киленнәрең, киявең, оныкларың.
Нет комментариев