Аман-Оштырма авылында яшәүче Курбанова Фәймә Хәсән кызының 85 яшьлек олы юбилее!
Аман-Оштырма авылында яшәүче Курбанова Фәймә Хәсән кызының 15 октябрьдә 85 яшьлек олы юбилее.
Кадерле әниебез, дәү әниебез, әбиебез! Сине шушы туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, озын гомер телибез. Ходай биргән гомерне әти белән бергә тигезлектә яшәргә язсын. Авыр заманнарда балаларны аякка бастырып кеше иткәнегез өчен бик зур рәхмәт.
Мәңге-мәңге шулай тәрәзәләрдә
Балкып торсын иде утыбыз.
Һәрчак безне каршы алса иде
Әни-әти, туган йортыбыз.
Сине яратып тормыш иптәшең Зиннур, улларың-киленнәрең, кызларың-кияүләрең, оныкларың-оныкчыкларың.
Нет комментариев