Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Адай авылында яшәүче Сабиров Мәүлетгәрәй Әгъләмҗан улының 70 яшьлек күркәм юбилее!

19 января 2019, 16:25

587

0

0

Адай авылында яшәүче кадерле әтиебез Сабиров Мәүлетгәрәй Әгъләмҗан улының 21 гыйнварда 70 яшьлек күркәм юбилее.

Әтиебез! Сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Син – безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле әти, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез.
Сиңа озын гомер, нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә терәк, ышаныч булып, озын гомер итегез. Биргән яхшы тәрбиягез, хәер-фатыйхагыз, төпле киңәшләрегез өчен бик зур рәхмәт сезгә!

Әтиебез, шундый тыйнак бит син,
Шундый түзем, шундый сабыр да.
Горур бөркет сыман канатлы син,
Без сынаулар кичкән чагында.
Сыенабыз җаннар өшегәндә,
Тәннәр генә түгел, күңел дә.
Яратуын әйтмәсә дә әти,
Карашыннан нурлар түгелә.
“Кызым, улым!” - диеп янасың гел,
Бу сүзләрдә - күпме мәхәббәт.
Җилкәңә бер башны куюлар да – 
Безгә шундый рәхәт, бик рәхәт.
Чәчләреңне, әти, чал басса да,
Күңелең көр, һаман яшь әле.
Җаның тыныч, тәнең таза булсын,
Кайгы-хәсрәт күрми яшә әле.

Иң изге теләкләр белән әниебез Фәния, кызларың, киявең, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk